Чиядән куе кайнатма
Аш-су

Чиядән куе кайнатма

Бездән - рецепт, сездән -эш

  

  Кайнатма өчен  9 стакан чия,13 стакан шикәр комы, 1 стакан су кирәк була. Суны кайнатып чыгарып, шуңа 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы саласы. Кайнап чыккач кабат 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салабыз. Шул рәвешле 9 стаканга кадәр эшлибез. 9нчы стакан чия белән шикәр комы кайнап чыккач 15 минут кайнатасы һәм утны сүндереп, калган 4 стакан шикәр комын  салып, эреп беткәнче болгатасы.


Нет комментариев