Балык филесын озынча итеп турап, тоз, борыч сибәләр, онда әвәләп, үсемлек маенда кыздыралар һәм суыталар. Кыздырылган балыкны тирән савытка салып, вак кына туралган пешкән йомырка, яшел суган, майонез кушып, яхшылап болгаталар һәм 10-15 минутка салкынга куялар. Салат савытына өеп салып, яшел тәмләткечләр белән бизиләр.
Рецепт.
Ингредиентлар
120г Балык филесы
6г Он
10г Үсемлек мае
1/2 Йомырка
50г Майонез
30г Яшел суган
Тоз Борыч
Нет комментариев