“Муравейник” (Кырмыска оясы) торты
Бәйрәм табынына татлы ризык
Безгә кирәк ингредиентлар:
-сыер мае 200 гр⠀
-2 йомырка⠀
-100 гр. шикәр комы
-ярты бал кашыгы сода⠀
-1 чеметем тоз⠀
-300-450 гр.он⠀
- кайнатылган һәм гади сгущенка
Эш тәртибе: Майны шикәр, сода, йомыркалар һәм тоз белән бергә кушып болгатабыз. Аннары әкрен генә он өсти башлыйбыз. Камырны басабыз, тыгыз булсын. Әзер камырны берничә өлешкә бүлеп, зур булмаган шарлар ясыйбыз. Аннары 1 сәгатькә морозильникка тыгып куясы. Каткан шарларны угычта уабыз. (Мясорубкадан чыгарсагыз да була) Вак камырны табага тигез итеп җәябез. Духовкада 180 градуста пешерәбез. Пешкәндә 1-2 тапкыр болгатып алырга онытмагыз, ябышмасыннар.Әзер камырны суытып, сгущенка өстибез. Әйбәтләп болгатабыз. Мин ике төрле сгущенка кулландым. 1 банка кайнатылганга әзрәк гади сгущенка өстәдем.
Болгатып бетергәч, камырны формага тутырабыз. Әйбәтләп тыгызларга кирәк. Холодильникка куясыз. (Рецепт авторы Альбина Фәйзиева)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев