Табынга тәмле сый - гөмбә һәм итле беленнәр әзерлибез
Рецептны саклап куегыз
Белен өчен: 250 мл 2,5%лы кефир, 3 йомырка, 230 мл газлы минераль су,150 гр он, 10 гр тоз, 10 гр шикәр комы, 30 мл үсемлек мае.
Эчлек өчен: 500 гр шампиньон гөмбәсе, 300 гр пешкән тавык ите, 100 гр эремчекле сыр, 80 гр 30%лы сөт өсте ( сливки), 30 гр атланмай, тәменчә тоз, борыч.
Эш барышы:савытка йомырка, тоз, шикәр комы, кефир, он салып, яхшылап болгатырга. Аннан үсемлек мае, газлы су өстәп тугларга, кызган табада беленнәрне пешереп алырга.
Аерым табада ваклап туралган гөмбәне кыздырырга. Шуңа шакмаклап туралган тавык ите, атланмай, сөт өсте салып, 2-3 минут томалап пешерергә. Уттан алгач, бераз суытырга. Белен уртасына бераз эремчекле сыр, аның өстенә гөмбәле эчлекне салырга да, өчпочмак килеп чыгарлык итеп төрергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев