Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ТАВЫК ТҮШКӘСЕ белән ТУТЫРГАН ҮРДӘК

Рецепт.

  • Сөягеннән арындырган бөтен үрдәк
  • Тавык түшкәсе
  • Кара җимеш
  • Тоз

Соус өчен:

  • Ткемали
  • Кетчуп
  • Аджика
  • Майонез
  • Сарымсак
  • Тоз

   Үрдәкне сөякләреннән арындырасы, канаты белән ботын калдырасы. Өске өлешен кисеп җибәрәсе. Соус бергә бер өлеш алып әзерләнә. Барысын бергә болгатасы.
   Сөягеннән арындырган үрдәкне, тавык түшкәсен соус белән майлыйсы. Тавык түшкәсен пычак белән төрле җиреннән тишкәләп, эченә кара җимеш тутырасы. Үрдәк эченә тавык түшкәсен тезәсе. Кырыйларына, ян якларына да кара җимеш кыстырып чыгасы. Үрдәкне ике яктан ябасы һәм җеп белән тегеп куясы. Нәкъ бөтен үрдәк хәленә кайтып кала. Тышкы ягын да соус белән майлап, бер тәүлеккә салкын урында тәмнәрен сендерергэ калдырасы. Икенче көнгә фольгага төреп, духовкада ике сәгатьләп чамасы пешерэсе. Тавык итенә тәмле тәм сенә, тавык ите икәнлеге бик аерылмый да.

Тәмле булсын!

Фото: скриншот инстаграм

https://www.instagram.com/ismegull/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев