Тавык тушенкасы ясыйбыз
Тәмле булсын!
Кирәк булачак:
  тавык- 2кг
  кара борыч( гopошeк)- 20данә
  тоз- 20 гp
  лавp яфрагы- 4 данә
  ⠀
  Ясау тәртибе:
  ⠀
  1. Тавыкның тиресен салдырып, итне сөякләреннән аерып, вак итеп турарга.
2. Тоз, борыч салырга яхшы итеп болгатып, 40 минутка суыткычка куеп торырга.
3. Һәр стериль банка төбенә 10 түгәрәк борыч, 2 данә лавр яфрагы салырга.
4. Итне бик тыгызламыйча гына тутырырга. Банка авызын фольга белән ябарга.
5. Бaнкаларны салкын мичкә озатырга.
6. 150 грауста 4.5 сәг пешерергә. Мичне сүндергәч банкаларны алмаска (30 минут чамасы суытырга), һәм стериль капкачлар белән ябып әйләндереп куеп суытырга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев