28 октябрь көндез һава температурасы 3-5 градус җылы булачак
Һава торышы

28 октябрь көндез һава температурасы 3-5 градус җылы булачак

Якындагы тәүлекләрдә явым-төшем көтелми.

28-нче октябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Чәршәмбегә каршы төндә 2-4 градус салкын, иртәгә көндез 3-5 градус җылы булачак.

Гомумән алганда, республикада шулай ук явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 0 минус 5 градус, аяз вакытта – минус 8 градуска кадәр салкын, көндез 2-7 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru


Нет комментариев