Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан булуы турында кисәтә
Әлеге кисәтү 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 4 гыйнварда иртән һәм көндез республикада урыны белән томан көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүе бүген 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе машина йөртүчеләргә юлга чыгудан мөмкин булган кадәр баш тартырга тәкъдим итә.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев