Ял көннәрендә Татарстанда тагын да ныграк суытачак
Һава торышы

Ял көннәрендә Татарстанда тагын да ныграк суытачак

Ял көннәрендә Татарстанда тагын да ныграк суытачак. Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, уртача тәүлек температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 6-9 градуска түбәнрәк булачак.

Бүген республиканың аерым районнарында бераз гына кар, урыны белән томан көтелә. Төнлә -10-15 градуска кадәр суыта, аязганда – -20°С. Көндез -8-13°С тирәсе.

Шимбәгә каршы төндә температура -16-21°Сгә кадәр төшә, аязганда – -27°С.
Якшәмбе һава температурасы -19-24 градус, урыны белән -28°С булачак. Көндез -12-17°С.

 

 

 

Чыганак


Нет комментариев