Иртәгә яңгырлы, җилле һава торышы сакланачак
Һава торышы

Иртәгә яңгырлы, җилле һава торышы сакланачак

Бүген төнлә Казанда һава температурасы +1-3 градус булачак, республикада -1-дән +4 градуска кадәр.

Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында болытлы һава торышы булачак, бүген төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көчле булачак, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, көндез һәм иртән республика буенча секундына 23 метрга кадәр булыр дип көтелә.

Бүген төнлә Казанда һава температурасы +1-3 градус булачак, республикада -1-дән +4 градуска кадәр.

17-нче апрельдә көндез яңгыр көтелә. Казанда +6-8 градус булачак, Татарстан буенча +5...+10 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru


Нет комментариев