Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанга бозлы яңгыр килә

Казанга бу атна ахырында чираттагы циклон килү нәтиҗәсендә көн җылытачак, бозлы яңгыр һәм кар явачак.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бу җомгада без чираттагы циклон йогынтысында булачакбыз, ул Казанга җылы һава алып киләчәк. Ял көннәрендә көндезге сәгатьләрдә 0 градус көтелә. Һава торышына Төньяк Атлантика һәм Урта диңгездән килгән циклоннар йогынты ясаячак», - дип ачыклык кертте галим.

Метеоролог билгеләп үткәнчә, декабрь башында Казан Себер антициклоны йогынтысында булган, шунлыктан салкыннар да, явым-төшем дә күзәтелмәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев