Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ экспертлары Казанда язгы һава торышы аномалияләре турында сөйләде

Апрельнең беренче декадасында Татарстан башкаласында температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

Казанда аномаль җылы һәм мул явым-төшемле мартка алмашка җылы апрель килде. Бу атна ахырына Татарстан башкаласында 8-9 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ экспертлары сөйләде.

«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, бу атнада безнең төбәктә һава торышы көнбатыш антициклон белән билгеләнәчәк. Көннәр кояшлы, явым-төшемсез булачак. Атна ахырына 8-9 градуска кадәр җылыначак», — дип хәбәр итте профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Апрельнең беренче декадасында Казанда һава температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак булачак. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, уртача айлык температура нормадан 0,5 градуска югары. Явым-төшемнәр норма дәрәҗәсендә фаразлана һәм якынча 80-120 процентны тәшкил итәчәк. Төнлә уртача температура -0,8 градус, ә көндез исә 9 градус җылы. Явым-төшем 36 мм.

КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова хәбәр иткәнчә, быел март ае Казанда һава торышының өч аномалиясе белән истә калган. Беренчедән, бу бик җылы ай булды. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, мартның уртача температурасы норма -4,2 градус булганда -0,7 градусны тәшкил иткән.

«Ай нормадан 3,5 градуска җылырак булды. 1875 елдан башлап, март ае һава торышы турындагы барлык мәгълүматларны анализладым. 2019 елның март ае 1995 елның март ае белән язгы айлар җылы көннәр унлыгында җиденче урында икән. Бу исемлектә иң җылы булып 2002 елның март ае тора. Анда уртача тәүлеклек температура 0,7 градус тәшкил иткән», — диде эксперт.

Икенчедән, язның беренче аенда Казанда явым-төшемнәр күп булды: 65 мм. Бу нормадан ике тапкыр диярлек артыграк. Өченчедән, быел Казанда уртача тәүлеклек температураның рекордлы иртә күчүе күзәтелә. 30 ел эчендәге (1961-1990 еллар) мәгълүматлар буенча, мондый күчеш гадәттә 30 мартта була, әмма быел ул 18 мартта булды.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев