Синоптиклар җил һәм бозлавык фаразлый
Һава температурасы 29-нчы ноябрьдә төнлә минус 9 градуска кадәр төшәчәк.
29-нчы ноябрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Көньяктан талгын җил. Төнлә һава температурасы минус 7-9 градус, көндез минус 2-4 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.
Республика буенча тулаем алганда, аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Көньяктан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 7-дән минус 12 градуска кадәр, көндез – минус 1-дән минус 6 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: kzn.ru
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев