19 майда Татарстан Республикасының кайбер районнарында бераз яңгыр явачак.
Якын көннәрдә, 19 һәм 20 майда Татарстан территориясендә урыны белән туфракта - 2 градуска кадәр кырау көтелә. Куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтү Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында чыкты.
Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, 19 майда Татарстан Республикасының кайбер районнарында бераз яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә исәчәк.
Һава температурасы +10..+15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: архив
Нет комментариев