Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә

Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Иртәгә, 7 гыйнварда, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Аерым алганда, Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, республика территориясендә буран чыгуы да ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.
 

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев