Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Алдагы 1-3 сәгатьтә республикада көчле яңгыр һәм каты җил көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә шимбә көнне 15.00 сәгатьтән һәм якшәмбе, 29 апрельдә, иртәнге 8.00 сәгатькә кадәр һава торышының катлаулануы турында кисәтә.

Татарстанда алдагы 1-3 сәгатьтә көчле яңгыр һәм секундына 25 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә.

Мондый һава торышы иртәгәгә кадәр сакланачак, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: архив tatar-inform


Нет комментариев