Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

8 июльдә төнлә һәм иртән томан төшәчәк.

8 июльдә дүшәмбе көнне томан төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 

“8 июльдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда томан көтелә”, - диелә Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Беренчел фаразлар буенча, атна башында республикада яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар булачак дип хәбәр ителгән иде.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев