Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Көндез һава температурасы минус 6-8 градус тәшкил итәчәк.

 Бүген, 28 ноябрьдә, синоптиклар казанлыларны юлларда бозлавык турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез урыны белән кар, төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак. Көндез һава температурасы минус 6-8 градус тәшкил итәчәк. Шәһәрлеләргә саграк булырга кушалар, чөнки юлларда бозлавык көтелә.

Фото: архив/Михаил Захаров/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев