Татарстанда 24 апрельдә җилнең тизлеге 20 м/с җитәргә мөмкин
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын кисәтү белән мөрәҗәгать итте
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе уңайсыз һава шартлары турында кисәтү ясады. 24 апрельдә республика территориясендә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә җил көтелә, бу исә халык иминлеген куркыныч астына куя һәм инфраструктурага зыян китерергә мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гражданнарга реклама конструкцияләре, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында йөрүдән тыелырга, шулай ук автомобильләрне мондый объектлар астында калдырмаска киңәш итәләр. Белгечләр бина диварлары янында җилдән ышыкланмаска киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев