Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак
Һава торышы

Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак

Төнлә һава температурасы +12…+17 градус тәшкил итәчәк.

6 августта Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава һәм җил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Явым-төшем яву ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +12…+17 градус булачак. Көндез һава температурасы 28-33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев