Татарстанда һава торышы бераз җылытачак
Көндез һава температурасы 8дән 13 градуска кадәр салкын булачак.
Иртәгә, 21 декабрьдә, Татарстан территориясендә бераз җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Аерым районнарда бозлавык саклана.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары 17-22 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -8дән алып -13 градуска кадәр салкын булачак.
Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстандагы һава торышын Россиянең Европа өлешендәге антициклон билгеләячәк.
Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев