Саба таңнары

Сабинский район

16+
Һава торышы

Татарстанда бүген яңгыр, җепшек кар явачак һәм көчле җил саклана

28 апрельдә Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак

Бүген, 28 апрельдә, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак, циклонның салкын тыл өлеше тәэсирендә температура төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә болытлы һава, төнлә үк башланган яңгыр һәм җепшек кар көндез дә явуын дәвам итәчәк.

Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 10-15 метр тәшкил итә, ә урыны белән 18-23 метрга кадәр көчәя (шул исәптән ТР башкаласында да).

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил вакытында саклык чаралары турында искә төшерделәр. Кичә ул Казанда һәм республиканың берничә районында, шул исәптән Әлки үзәк район хастаханәсендә, ун бинаның түбәсен җимергән. Менделеевскида 28 яшьлек кыз имгәнгән, дип хәбәр итә Татар Информ.

Шактый салкын төннән соң (0 дән +3 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында төбәктә һава 5-10 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +5...+7 градуска кадәр).

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bugen-yangyr-epsek-kar-yavacak-ham-kocle-il-saklana-5922825

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев