Татарстанда көчле җил һәм томан көтелә
Һава торышы

Татарстанда көчле җил һәм томан көтелә

Республика территориясендә чагыштырмача җылы һава торышы саклана.

Иртәгә, 15 октябрьдә, Татарстан территориясендә кабат көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Томан республиканың аерым районнарында төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төшә. Моннан тыш, вакыт-вакыт яңгырлар да ява.

Төнлә дә, көндез дә көньяк-көнбатыштан (төньяк-көнбатышка борыла торган) исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр (Казанда көндез секундына 15 метрга кадәр) була.

Төнлә +3 градус җылы көтелә. Көндез һава +8, +13 градуска кадәр җылына. Татарстанның көньягында иң җылы һава торышы була.

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев