Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда көчле җил, томан һәм буран көтелә

Шимбә, 2 март көнне, төнлә һәм көндез һава торышы начарланачак.

Татарстанга көчле җил һәм томан белән буран килә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

«2 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15 метр тизлектәге җил-давыл фаразлана, томан булуы ихтимал», – дип аныкладылар идарәнең матбугат хезмәтендә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һава торышы начараю сәбәпле, республика халкына һәм кунакларына һава торышында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерәләр.

Көчле җил булганда, кирәксезгә өйдән чыкмаска киңәш ителә. Урамда йорт диварларын янында булмау зарур, чөнки түбәдән шифер, кар һәм боз төшү мөмкин. Реклама баганаларыннан, агачлардан һәм юл билгеләреннән ераграк булырга киңәш ителә. Көчле җил булганда электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләре янына килү катгый тыела.

Шәһәр читендә булганда, томан вакытында яннарыгызда элемтә чаралары булырга тиеш.

Автомобильчеләргә ерак сәфәрләрдән тыелып торырга киңәш ителә. Юлда куркынычсыз тизлек сакларга, кискен туктатуларны булдырмаска кирәк.

 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев