Татарстанда кырау төшү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде
Һава торышы

Татарстанда кырау төшү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

Һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстанда кырау төшү сәбәпле, агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

5-6 сентябрьдә төнлә республика территориясендә кырау төшәргә һәм һава температурасы -2 градус булырга мөмкин.

 «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге Идел буе округында сентябрьдә һава торышы нормадан җылырак, әмма бертөрле булмаячак, дип фаразлаган иде. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев