Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Халык синоптигы: «Хут суыклары башка елдагыга караганда нык салкын булачак»

Хут суыклары башка елдагыга караганда нык салкын булачак. Хут суыгы 35-40 оСка җитсә, җәй бик матур киләчәк. Аномаль күренешләр көтә дип уйламыйм.

Рәис Шәкүров, Арча районы Ашытбаш авылы:

— Кыш артык салкын булмас. Ни өчен дигәндә, суган кабыгы галәмәт юка. Беренче билгесе шул. Ә хут суыклары башка елдагыга караганда нык салкын булачак. Хут суыгы 35-40 оСка җитсә, җәй бик матур киләчәк. Аномаль күренешләр көтә дип уйламыйм. Декабрьдә кар күп явар. Кар кирәк. Яуса, көне дә җылы була, уңыш өчен дә яхшы. Ә гомумән алганда, артык салкын да түгел, бик матур кыш булачак.   Арыш чәчеп калдырган кешеләр отачак. Басуда арыш уҗымнарын карап йөрим, ямь-яшел булып, бик әйбәт тишелеп калдылар. Минзәләдән: “Яңгыр яумый. Арышны чәчикме, юкмы?” — дип киңәш сорап шалтыратканнар иде. “Бернәрсәгә карама, чәч. Миләш күп булды быел. Андый вакытта арыш уңа”, — дип җавап бирдем. Агулап чәчәргә киңәш иттем. Чөнки августтагы эсселек кортларга үрчергә ирек бирде. Ә калган яктан бар да яхшы. Киләсе елга, Алла боерса, уңыш әйбәт булачак. 

 

 

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев