Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

“Батыр йөрәкле әни” бәйгесе сәхифәсе: Энже Галиуллина

Тапкан- ана түгел, баккан- ана дигән сүзләр минем әниемнең әнисе Разыя әбиемә дә туры килә.Һәр кеше өчен иң якын кешесе- үз әнисе. Чөнки нинди генә авырлык килсә дә, сөенсәк тә, көенсәк тә, иркәләнер өчен дә, сер сөйләр өчен дә әни кирәк.

 Әни, әни! Ләкин шул сүзне әйтергә тилмерүче сабыйлар да бар бит  әле. Разыя әбием- әниемнең әнисе нәкъ менә шушы сүзләрне әйтергә тилмермәсеннәр,  әни назын тоеп яшәсеннәр диеп 26 яшендә, сөйгән ярын калдырып, ике бала белән тол калган тракторчы Гайсәгә кияүгә чыга.Иренең балалары Мәсгуткә 3 яшь, Миннәхмәткә 2 яшь була ул вакытта.Алар яңа әнигә бик тиз ияләшәләр. Гаилә ишәя. Бер- бер артлы  Мәннан, Марат, Мөфәриха, Мөбәйянә, Мөгариф туалар. Ләкин бу зур гаиләнең бәхет кояшы тиз сүнә. Әбиемне җиде бала белән ялгызын калдырып, Гайсә бабам үлеп китә. “39 яшемдә җиде бала белән су уртасында ялгыз көймә кебек калдым.Иртәдән- кичкә кадәр колхоз эшендә булдым. Кичләрем, төннәрем тегү машинасы артында узды. Авыл халкына кием- салым тегеп тормышны алып бардым.Бер төн эчендә күлмәк я  чалбар  тегеп өлгертә идем.Балалар келтер- келтер машина тавышына йоклады”- дип искә ала иде ул.Тормыш авыр булуга карамастан, ул җиде баланы аякка бастыра.Мөгаен, аңа Бөек Ватан сугышы елларында паровозда кочегар хезмәтендә һәм урман кисү эшендә чыныгуы өметен сүндермәскә, бу авыр хәсрәтне күтәрергә ярдәм иткәндер.Разыя эбием 90 яшендә вафат булды.Аның яхшы теләкләре, изге догалары, алтын киңәшләре балалары, оныклары, оныкчыклары  күңелендә бүген дә яши. Сабыр, түзем,изге әниебезне  бик яратып искә алабыз.

“Уф”,- дип әйтмик, яшәсеннәр картлар,

Яшәсеннәр әби- бабайлар.

Ак әбисез ничек үссен икән

Ак биләүдә сабый балалар?

Язмамны дәвам итеп әтиемнең  әнисе, Имамиева Зәйнәпбикә Динмөхәммәт  кызы турында бәян итәм. Ул 1926 елда Түбән Симет авылында туган. Аларның буынына узган гасырның бик авыр сынаулары аша узарга туры килгән. Дәү әнием 1943-46 елларда җәһәннәмгә тиң булган Сослангер урманнарында утын төяү, торф чыгару, урман кисүдә эшли. “...Баракта торабыз. Ачлы- туклы эшлибез.Өстә сәләмә, аякта чабата. Аяк туңмасын өчен мүк урыйбыз.Су ерып кайткач, киемнәрне киптерә  алмый интегәбез..,”- дип сөйли иде ул.Йөрәгенә  тирән уелып калган җан һәм тән газапларын шигырь юлларына сала ул.Ул елларны бер үк бүтән күрергә язмасын, дип тели ул.73 яшендә вафат булса да аның якты истәлеге 6 баласы, 14 оныгы, 21 оныкчыгыйөрәгендә яши. Зәйнәпбикә әбиемнең бу  шигыре бүгенге тормышка шөкер итәргә өйрәтә.

Яшьлегем

Безнең яшьлек бигрәк моңлы булды,

Искә төшсә, күзләр яшьләнә.

Сугыш чыккач, эшче көчләр кирәк

Карамыйлар икән  яшькә дә.

Сослангерның урман эче кара

Бик күңелсез, кошлар сайрамый.

Сулар ерып торф чыгарабыз,

 Безнең йөзләр  юкка саргаймый.

Күргән җирләр бик күп булмаса да,

Безнең башлар күпне кичерде.

Нужа бабай Лаеш шулпаларын

Тирән савытлардан эчерде.

  Менә нинди батыр йөрәкле безнең дәү әниләр, әбиләр, хатын- кызлар, кызлар. Бүгенге яшь буынга алардан үрнәк алырга һәм авырлыклар алдында баш имәскә, батыр да, матур да булу өчен күп тырышырга кирәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев