Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

«Батыр йөрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Сабабаш авылыннан Рания Исмагилова

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

Минем әнием Гараева Раушания Сабабаш авылында  гади генә тормышта яши. Әйе, минем өчен дә әнием изге, тылсымлы көчкә ия булган иң кадерле иң якын кешем. Искиткеч сабырлыгы, ачык күңелле, тырыш булуы белән дә безне сокландыра ул.Аның сабырлыгы безгә, алты балага, гомер биреп,әти белән бергәләшеп үстерүендә күрәбез(ләкин, ни кызганыч, бер абыебыз 5 яшьлек вакытында ук фаҗигале төстә вафат булган ). Әни безгә сабыр гына тормыш серләрен аңлатты, эшләргә өйрәтте.Әнием бер эштән дә куркып тормый, нинди эшкә тотынмасын аны җиренә җиткереп, күңел биреп эшли. Ул тегә дә, бәйли дә,малларын да карый, хезмәт юлы Сабабаш урманчылыгында үтә аның. Әле кичләрен әтием кино куючы булгач, аның белән клубта билет та сатып кайта. Мин хәзер шуларны уйлыйм да исем китә, ничек әниебез барысына да җитешә алды икән дим! Никадәр эш йөкләнгән булган бит әниебезнең җилкәсенә. Эшендә дә аның тырышлыгын, эшкә уңган булуын күргәннәр, аның исеме мактау тактасыннан төшмәгән , портреты да урман музеенда иң түрдә балкып тора. Хезмәт стажы – 35 ел! Шул ук вакытта әле биш баланы тәбиялисе, укытасы, өс-башларын карыйсы да бар бит .

 Әниебез үз куллары белән барлык балаларга, оныкларга да, оныкчыкларга да мендәрләр, юрганнар ясап, урын- җирләрне тегеп  бирде.  Оныклар туган саен әниебез мендәрен, юрганын каз мамыгыннан ясап та куя. Оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә һич иренми ул. Әниебез пешергән ризыкларны һәрберебез яратабыз, оныклары да әби пешергән кабартмалар,өчпочмаклар тәмлерәк    дип мактый.

 Балалар инде башлы күзле булып таралышкан. Һәрберсенең инде үз балалары үсеп килә. Олы абыебыз  үзе бабай  - 4 оныгы бар. Шулай булса да әниебез барыбыз өчен борчылып, барыбызга ничек булса да ярдәм итәргә тырышып яши. Ә үзенә инде 86 яшь. Менә шуларның барысын да уйлап, гаҗәпләнеп утырам мин һәрвакыт. Бигрәк сабыр, олы җанлы, кешелекле, уңган бит ул минем әнием. Бик күп авырлыклар да күргән, 46 яшльлек малаен да, тормыш иптәшен – әтиебезне дә соңгы юлга озатырга туры килде аңа. Алга таба бер дә кайгылар күрмичә, авырмыйча,  яшәргә язса иде әниебезгә.  Шундый теләкләремне, уй- фикерләремне шигырь юлларына да салдым

 

Алтынга тиң газиз Әниебез!

Күпме авырлык күрсәң дә

Тормышны яратасың

Сабыр гына өмет белән

Алга атлап барасың.

    Гөмер буе тырыш булдың

    Бар эш килә кулыңнан

    Синең үрнәктә яшибез

    Атлап синең юлыңнан.

Әл дә бер дә тик тормыйсың

Бакча, маллар дисеңме.

Авыл халкы да ярата

Хөрмәт итә үзеңне.

    Утыз биш ел гомереңне

    Урманчылыкка бирдең.

     Шул елларның дәверендә

     Бик күп файда китердең.

Бүгенге көндә сурәтең

Музейда эленеп тора.

Горур атлап йөрибез без

Шундый Әни булганда.

    Зур гаилә булып яшибез

    Без, бүгенгесе көндә

    Сигез онык, дүрт оныкчык.

     Сөясең ,Әни, син дә.

Авырмыйча озак еллар

Яшә, Әнкәй арада.

Ярдәм кирәк булса әгәр

Без булырбыз гел янда

    Рәхмәт сиңа, Әниебез!

    Рәхмәт барысы өчен.

    Синең алда баш иябез

    Рәхмәт булганың өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев