Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

«Батыр йөрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Венера Әкбәрова

Нарасыен алып ирен ташламый булдыра алмый, чөнки нәни сабыен да кыйнаган өстенә кыйный әти кеше. Күпмедер эшләгәннән сон аны Апас район судына эшкә җибәрәләр. Күз күрмәгән,белмәгән җиргә баласын ,әнисен алып чыгып китә. Ялгыз канатлы булса да үз эшенен остасы булуын күрсәтә. Аңа бик күпләр рәхмәт әйтеп китә. Ләкин бит эшнен матур яклары гына булып тормый, медальнең ике ягы булган кебек, теш кайраучылар да була. Командировка срогы тулуга, авыру сәбәпле, әнием янәдән туган якларга юл тота.

Әни!Әнкәй! Энидән дә кадерле,сөекле,газиз,якын берни дә юк бу дөньяда . Мин дә батыр йөрәкле әнием хакында язып китәргә булдым әле.

Әнием минем 1938нче елнын 19 августында Кызыл Мишә авылында якты дөньяга аваз салган. Ул елларда читкә китеп эшләү булган. Әниемнең әтисе Якуп та Свердловск якларына юл тота. Ул кызын бик тә ярата. Шулай гомер иткәндә Фин сугышы чыга, әтисе сугышка китә әниемнең һәм исән-сау әйләнеп кайта.Инде тормышлар җайга салынды дигәндә генә Бөек Ватан сугышы башлана.Сабый янәдән этисез кала. Тормыш итү авырлаша, этисе туган якларга кайтырга әйтеп калдырганлыктан эбием әнине алып Кызыл Мишә якларына юл тота. Ләкин монда да тормыш үзенең тозакларын корып куйган була. Эбием әниемне эбисендэ калдырып Питомникка барып эшкә  урнаша.Атна ахырында ялга кайтканда куп итеп ипи, башка ризыклар  алып кайтып калдыра, ләкин ул ризыкларнын бик азы гына әниемә эләгә. Баланы ач тотып булмас,- диеп эбием әниемне үзе белән алып китә. Аларга бер бүлмә бирәләр. Менә шунда инде азмы – күпме рәхәткә чыгалар,ләкин монда да тормыш тозакларын корган булып чыга, әтисенен хәбәрсез югалуы хакында хат килә. Шуннан сон кученеп йөрүләр, бозлы идәннәрдә төн кунулар-бар да әниемнең һәм әбиемнең башыннан уза.

    Көннәрдән беркөнне авырлыкларны җиңә - җиңә әнием укып бетереп кулына аттестат ала. Ул үз алдына максат куя – Казанга барып КГУ га юрфакка укырга керәм!Ул вакытта андый югары уку йортларына укырга керүчеләр аз була, бигрәк тә юрфакка һәм кыз бала! Имтиханга авылдан алар икәү китәләр: берсе – әнием, икенчесе – курше егете. Бөтен имтиханнарны биреп алар уку йортында укый башлыйлар. Группада кызлар юк диярлек, шулай да әнием укуын ташламый, тырыша һәм уңышлы тәмамлап судта эшли дэ башлый. Ул арада инде тормыш корып, баласы да, ләкин  ир аның юрист булуын күпсенә, юньле кеше андый уку йортын тәмамламый диеп кул күтәрүдән дә тыелмый. Нарасыен алып ирен ташламый булдыра алмый, чөнки нәни сабыен да кыйнаган өстенә кыйный әти кеше. Күпмедер эшләгәннән сон аны Апас район судына эшкә җибәрәләр. Күз күрмәгән,белмәгән җиргә баласын ,әнисен алып чыгып китә. Ялгыз канатлы булса да үз эшенен остасы булуын күрсәтә. Аңа бик күпләр рәхмәт әйтеп китә. Ләкин бит эшнен матур яклары гына булып тормый, медальнең ике ягы булган кебек, теш кайраучылар да була. Командировка срогы тулуга, авыру сәбәпле, әнием янәдән туган якларга юл тота.

   Туган якларда аны мәктәп директоры итеп  билгеләп куялар, шул ук вакытта тарих фәненнән белем бирү өстенә район судында да җәй саен эшли. Бу вазыйфаларны да намус белән җиренә җиткереп башкара ул, ләкин монда да ялгыз канатлы, тырыш хатыннан көнләшүчеләр табыла. Төрле тозаклар кора да башлыйлар. Ләкин әнием куркып калмый барлык киртәләрне җиңеп алга баруын дәвам итә, тик сәламәтлеге генә нык какшый. Шуңа да карамастан ул ир атларның кайберләренең кулыннан килмәстәй эшләрне дә башкарып чыга, яңа йорт салып чыгып шунда гомер итә, куп кешегә үрнәк була. Пенсиягә чыккач та тик тора белмәгән әнием, авыруы көчле булса да, Арчага барып дин белемнәре үзләштерә һәм абыстайлыкка диплом ала. Купне кургән, купне белгән әнием сабакташлары һәм укытучыларнын хөрмәтен казана.

 Куп еллар авылда абыстай хезмәтен башкара,бик купләргә белгәнен өйрәтә. Авылыбызда гына түгел тирә-юньдә дә батыр йөрәкле әнием абруйлы,хөрмәткә лаеклы булып гомер кичерде .

 Бүгенге көндә әниемнең вафатына да 2 ел булып килә, бу язмам  аның рухын шат кылып дога булып барсын. Мин чиксез горурланам шундый олы,батыр йөрәкле әнием булу белән!!! Тыныч йокла ,бәгырькәем минем, Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев