Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 77 ел

Бөек Ватан сугышы ветераны Муллагаян Мулләхмәтов: «Онытмаганнарына рәхмәтлемен»

1926 елның 30 маенда Сабабаш авылында туган Муллагаян  Мулләхмәт  улы Мулләхмәтовны Җиңү  көне белән  Татарстан  Дәүләт  Советы  депутаты  Марат Галиев котлады. 

   1926 елның 30 маенда Сабабаш авылында туган Муллагаян  Мулләхмәт  улы Мулләхмәтовны Җиңү  көне белән  Татарстан  Дәүләт  Советы  депутаты  Марат Галиев котлады.  М.Мулләхмәтов армиягә  1945 елның гыйнварында алына.  Саратовта Эчке эшләр халык комиссариатында хезмәт итә. Аннары хәрби бурычын Ростовта һәм Петрозаводск, Пятигорск шәһәрләрендә, Кемерово  өлкәсендә үти. Немец һәм япон әсирләрен саклый. 1950 ел соңгы тоткын үз ватанына  җибәрелә. Муллагаян абый туган  авылына 1951 ел ахырында гына әйләнеп кайта. Саба урман хужалыгына эшкә урнаша. Урман  кисә, цехта  фанерлар  ясый. Сабабаш кызы Нурания белән гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Муллагаян  абый 1981  елда  лаеклы   ялга  чыга. Хәзер ветеран өчен  салынган  йортта  Килдебәктә кызы Рәкыя тәрбиясендә  яши.  Ун оныгы һәм инде  аларның да 10 баласы бар.  “Минем  кебек бик күпләр дошманны җиңү өчен көчен кызганмады. Җиңүгә юл озын һәм авыр булды. Безнең онытмаганнарына рәхмәтлемен. Оныкларыма мондый авырлыкларны күрергә  язмасын “,– ди күпне   күргән ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев