Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 77 ел

Мин - сугыш чоры баласы...

Сугыш чоры баласы мин, Күпне күрде безнең әниләр. Әниләрнең йөрәк әрнүенә Ничек түзде икән нәниләр?

Сугыш чоры баласы мин,

Күпне күрде безнең әниләр.

Әниләрнең йөрәк әрнүенә

Ничек түзде икән нәниләр?

1942нче ел...

Салкын кышның бер көнендә,

Ак биләүгә мине куйганнар.

Әниемнең күкрәк сөтен имеп,

Көн артыннан көннәр узганнар. 

Мин тууга ике-өч көн үткәч,

Әни киткән урак  урырга.

Яшәтәбез сине, сеңлем, диеп,

Олы апам алган кулына.

Әти китте, әни елап калды,

Нәни кызы калды тумыйча.

Итәк тулы бала-чага калды,

Кырда иген  калды җыймыйча.

Әни, бәгърем, ничек түзде икән?

Ач- ялангач, салкын өйләрдә,

Сөтен, маен, йомыркасын

Хөкүмәткә илтеп биргәндә.

Туган иле, туган җире өчен,

Сугыш бетте, исәннәр дә кайтты,

Әти минем кире кайтмады.

Күпме генә  көтсәң дә, 

            зарыксак та,

Тәрәзәне   килеп  какмады..

Рәсимә Муллахмәтова.

Тимершык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев