Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 77 ел

Ржев тәмугын кичкән Нурислам Фәрхуллинны Җиңү бәйрәме белән котладылар

Җиңү  көне  алдыннан 1925  елның 27  апрелендә Казанчы  Бигәнәй  авылында  туган Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхулла   улы Фәрхуллинны 97  яше белән социаль  яклау   бүлеге,  районара  хәрби комиссариаты, хуҗалык, җирле  үзидарә җитәкчеләре  котлады.

Җиңү  көне  алдыннан 1925  елның 27  апрелендә Казанчы  Бигәнәй  авылында  туган Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхулла   улы Фәрхуллинны 97  яше белән социаль  яклау   бүлеге,  районара  хәрби комиссариаты, хуҗалык, җирле  үзидарә җитәкчеләре  котлады. Фронтка 18 яше тулгач  алына, Великие Луки  шәһәре янында  алгы  сызыкта  сугыша. Ржев, Витебск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1944 елның 3 февралендә җилкәсе каты яраланып, Арзамас госпиталендә дәвалана һәм тылга озатыла. 1944 елда авылына  кайтуга,  аны бригадир итеп  куялар. Аннан  соң да Нурислам  абыйны 9 тапкыр хәрби комиссариатка  чакыралар әле, әмма  сәламәтлеге армиягә  яраклы булырлык ныгымый. Соңрак  аны Иске Икшермәгә  участок  вәкаләтлесе итеп җибәрәләр, 1957-1985 елларда ветстанциядә аптека мөдире булып  эшли. Иске Икшермә авылында  гомер итә. Хатыны Гөлбикә белән өч бала  үстерәләр. Хәзерге  вакытта Мамадыш Шәдче  авылында улы Рәис гаиләсендә  яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев