Хезмәт династияләре
Ветеринария юнәлешендә хезмәт кую – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Безнең гаиләдә әлеге юлны сайлаган, районда гына түгел, республикада танылу алган шәхесләр бар. Аларның авыл хуҗалыгы, шул исәптән, ветеринария өлкәсендә хезмәт елларын кушсак, якынча бер гасырга җыела.
Әтием Марат Шәфыйков – үз нәселенең өченче буын ветеринария белгече. Ул 1979 елда Вазыйх бабай белән Әнисә әби гаиләсендә туа. Саба урта мәктәбен 1996 елда тәмамлагач, Казан дәүләт ветеринария академиясенең ветеринария факультетында 2001 елга кадәр белем ала.
Хезмәт юлын "Тимершык" күмәк хуҗалыгында башлый. Әтинең эш стажы 20 елдан артык. Шушы еллар эчендә ул төрле вазифалар башкарып, тәҗрибә туплый. Хәзерге вакытта район дәүләт ветеринария оешмасында Шәмәрдән участогы мөдире-табиб булып эшли. Бу юлны сайлавында төп этәргеч Рисәлә апасы була. Рисәлә апа – Вазыйх бабайның бертуганы, әти укыган ветеринария академиясендә эшләгән кеше. Укыган чорда ул аның терәге дә, остазы да булган. Үзе янында яшәткән, кыскасы, үз юлыннан киткән энесе булуга сөенгән. Әти ел дәвамында авыл хуҗалыгы малларына һәм йорт хайваннарына вакциналар кадый, малларны чиплау, дәвалау, авыруларны кисәтүгә нигезләнгән йогышсызландыру чаралары үткәрә, шулай ук компьютер белән бәйле эшләре дә күп: отчетлар, “Меркурий” һәм “Регагро” электрон мал исәбе алу программасында эшләү һәм башкалар. Берәрсенең малы авырып, ярдәм сорап килсә, каршы килми, булыша. Хайваннарны дәвалау күпкә катлаулырак бит. Мондый һөнәрне бары тик нечкә күңелле, зур йөрәкле кешеләр генә сайлыйдыр.
Әтинең хезмәт юлында иң истә калган мизгелләрне сорашам. Эшли генә башлаган чорда “Тимершык” күмәк хуҗалыгына ул вакыттагы республика Президенты Минтимер Шәймиев килүен искә ала. Германия башкаласы Берлинда бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашу, Рязань өлкәсендә россиякүләм өстәмә белем алу курсында булу якты хатирә булып күңелендә яңара. Ә маллар белән бәйле уникаль очрак: хезмәттәшләре белән берлектә Миңгәрдә бер хуҗалык сыерына кесарево алымы белән операция ясап, бозау һәм сыерны исән калдыру вакыйгасын искә төшерә.
Ветеринария династиясенең югарырак баскычында Рисәлә апа тора. Ул – нәселебезнең горурлыгы, республикада танылган вирусолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор. Рисәлә Әхәт кызы Шәфыйкова 1940 елның 28 декабрендә Миңгәр авылында туган. Урта белемне Сабада рус классында ала. Колхоздан юллама алып, кире кайту шарты белән Казан ветеринария институтына укырга керә. 1966-1970 елларда Мәскәү вирус препаратлары фәнни-тикшеренү институтында укып, биология фәне буенча кандидат дипломын ала. Аннары Казанга кайтып, үзе укыган институтта эшли. 1984-1992 елларда Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (Казан) хезмәт куя. Хезмәтләре хламидиягә бәйле диагностикумнар һәм махсус профилактика препаратлары эшләүгә карый. Ул 3 патент авторы. 1991 елдан ветеринария фәннәре докторы, профессор. Уйлап чыгарулары һәм тырыш хезмәте өчен 1995елда Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була. 1997 елның 16 октябрендә вафат.
Рисәлә апаның төрле дәрәҗәдәге дипломнары гаиләбездә кадерләп саклана. Сокланырлык тырыш, нәтиҗәле юл үткән ул. Сугыш башланыр алдыннан туып, балачагы, яшьлеге иң авыр чорга туры килсә дә, зур үрләр яулаган. Миңгәр, Тимершык, Саба мәктәпләрендәге белем биргән укытучыларына олылау һәм рәхмәт хисләре белән яшәгән ул. Авылда калган әти-әнисенә, эне-сеңелләренә аз булса да ярдәм итү теләге көчле булган аның. Эшләгән акчасы һәм стипендиясенә аларны һәрчак өс киемнәре алып сөендергән. Мәскәүдә укыганда хат ташучы булып эшләгән, иртән башта хат тарата, аннары гына укырга китә торган булган. Шәхси тормышы һаман саен икенче планга куела килгән, ул аны әти-әнигә хөрмәт, туганнарга һәрдаим булышлык күрсәтү аша тулыландыра алган.
Сеңлесе – Миңгәр авылында төп нигездә яшәүче Нәкыя апай истәлекләре: “Апай хикмәтле кеше иде ул, һәрчак тырышлыгы белән аерылып торды, атлап түгел, йөгереп йөри иде, тынгысыз җан булып яшәде. Китабы гел каршысында булды: үзе токмач кисә, ә күз каршына китап куя. Укырга каян вакыт табып бетергәндер, безнең авыл хатын-кызлары гомер буе шәл бәйләде бит, кулдан шәл төшмәде.”
Шулай түбәннән күтәрелгән гади авыл кызы эш урынында да хөрмәткә лаек шәхес, фән серләренә өйрәтүче олы мөгаллим һәм остаз булган. Хәзер инде аның шәкертләре үзләре дә фән өлкәсендә югары үрләр яулаган шәхесләр.
Ветеринария юнәлешен сайласа да, нечкә һәм иҗади кеше булып, язучылар, шагыйрьләр белән аралашкан, кичәләргә йөргән, күп әдәби китаплар укыган. Рисәлә апайның шәхси китапханәсендәге автографлы китаплар гаиләбездә ядкәр булып саклана.
Ветеринария династиясенең тагын да алдагырак баскычында карт бабаем Шәйхи Муллагали улы Галиев тора. Ул 1923 елның 11 февралендә Көек авылында туган. 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. Бабам Польшаны азат итүдә катнашкан, старшина, мотоцикл ротасы взводы командирының ярдәмчесе булган. Дәрәҗәле бүләкләре: III дәрәҗә Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены.
Сугыш беткәч, бабам авылга кайта. Аның хезмәт юлы “Буденный” (Көек) һәм данлыклы XXII партсъезд исемендәге колхозлар белән бәйле. Зоотехник вазифасын башкарган. Бабай сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән кеше, 1983 елда вафат була. Алар карт әби Рәйсә белән 4 бала үстергәннәр. Шәйхи бабайның туган якларына кайткач, язылган бер хаты сакланган, ул сугышта күргән хатирәләренең бер өлешен килер буыннарга истәлек итеп язып калдырган. Түбәндәге хатны бабай Тимершык мәктәбенең тарих укытучысы үтенече буенча язган:
“Кадерле дуслар! Сезнең соравыгызга җавап итеп, мин үземнең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрем белән уртаклашам. Мин мотоциклчы-разведчик булып хезмәт иттем. Сугышчан иптәшләремнең фронтта күрсәткән батырлыклары, илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен хәтта үз тормышларын да кызганмыйча һәлак булулары мәңге күз алдымнан китми. Үземнең сугышта күргәннәремнең бер өлешен сезгә дә сөйлим.
Армиябез Польша җирләрен узып көнбатышка бара. Лодзь шәһәрен азат иткәч, частъ алга кузгалды һәм немецларны чолгап ала башлады. Безнең 8нче механикалаштырылган Карпат алды корпусы башка частьлар белән берлектә Берлинга бару юлына урнашкан Познань шәһәрен чолгап алды. Һәрвакыт барлык операцияләрдә төп бурычларны үти идек.
Разведка бүлеге начальнигы һәм рота командиры Барсуков мине үзләренә чакырып, 27нче бригада белән элемтә урнаштыру бурычы куйдылар. Безнең 30 кешелек мотоциклчылар группасының 10 мотоциклы алга чыкты. Шәһәрдән 6 километрда булган Любань станциясенә барып җиттек. Анда – немецлар. Бөтен группа станциягә керә алмый, ә бурычны үтәргә кирәк. Минем группада 2 мотоцикл һәм үзем белән 6 кеше бар иде. Без приказны үтәргә юнәлдек. 300 метр ара үткәч, чатта күпер күренде. Аны немецлар саклый. Без мотоциклларда бик зур тизлек белән чыгып киткәндә генә немецлар аңнарына килделәр һәм арттан ут ачтылар. Шул вакытта безнең мотоцикл юл кырыендагы канауны сикереп чыкты һәм иген кыры буйлап бара башладык. Шунда уң кулбашым яраланды һәм мотоцикл да сафтан чыкты. Бөтен якта немецлар, тик бер якта гына аларның хәрәкәте сизелми. Ә безгә шул якка кирәк тә. Шамаркин дигән иптәшем белән үлгәнгә салынып бик озак яттык. Ә Борисов исемле иптәшебез ике сәгатьтән соң сикереп торды һәм йөгерә башлады. Ләкин немецлар аны бик тиз атып үтерделәр. Шулай 6 сәгать яттык һәм караңгы төшкәч приказны үтәргә кузгалдык. Берничә тапкыр юлда немецлар белән очраштык. Төнге сәгать 12ләр тирәсендә 27нче механикалаштырылган бригадага килеп җиттек һәм пакетны командирга тапшырдык. Яралансак та, приказны үтәдек. Икенче көнне тагын үзебезнең ротага кайттык. Госпитальгә урнаштырырга теләгәннәр иде, ләкин минем сугышчан дусларымнан аерыласым килмәде. Атна-ун көннән тагын сугышчан заданиеларда катнаша башладым. Мин разведкада хезмәт итүне яраттым, взвод командиры ярдәмчесе идем. Яшьлегебез авыр елларга туры килде. Бүгенге бәхетле тормышның кадерен белегез, тырышып белем алыгыз, балалар!»
Шушы хатта язылган батырлыгы өчен ул 1945елда Кызыл Йолдыз орденына лаек булган.
Архивта сакланган материаллар буенча, 1944 елда III дәрәҗә Дан ордены түбәндәге батырлыгы өчен бирелгән дип язылган: “Ул разведка группасы белән Ставка авылы янында дошманның ут нокталарын күрде, коралыннан ут ачты. Нәтиҗәдә, 10 гитлерчыны һәм 1 пулеметны юк итте, 2 немецны әсирлеккә алды. Алга таба үз төркеме белән Ярослав шәһәренә таба хәрәкәт итте, беренче булып шәһәргә бәреп керде, ут ачып, дошманда паника тудырды һәм оборонага урнашты”.
Шәйхи бабай үз чорының алдынгы карашлы, илебезне сугыштан соң авыр елларда үстерүгә, авыл хуҗалыгын күтәрүгә өлеш керткән кешеләрнең берсе. 1965 елда Татарстан колхозлары өчен җитәкче кадрлар әзерләү буенча бер еллык мәктәп һәм 45 яшендә Минзәлә совхоз-техникумын читтән торып уку бүлеген тәмамлаган. Терлекчелек – сабырлык һәм тырышлык сорый торган хезмәт. Нәтиҗәсе булсын өчен, күп эшләргә кирәк. Зоотехник һөнәрен, әлбәттә, тереклек дөньясын яраткан, җаваплылык хисе тойган, бу өлкәдә эшне дөрес итеп оештыра белгән кешеләр генә сайлыйдыр. Без карт бабаебыз белән горурланабыз, һәрчак искә алабыз.
Үз нәселемнең күп мактауларга лаек кешеләре – Рисәлә апай һәм Шәйхи бабамны бу тормышта күрмәсәм дә, тормыш һәм хезмәт юлларын өйрәнгәндә, мин үземне алар белән аралашкан кебек хис иттем. Әйе, без алар алдында мәңге бурычлы! Аларның исемнәре югалмас, онытылмас!
Әдилә Шәфыйкова,
Саба урта мәктәбенең
XI сыйныф укучысы.
Нет комментариев