Идарә утырышы – көллияттә
Инвалидлар җәмгыяте район җирле оешмасының чираттагы идарә утырышы Саба аграр көллияте базасында үткәрелде.
Җыелышта район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, социаль фондның райондагы клиентлык хезмәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәридә Якупова, “Балкыш” үзәге директоры Нияз Дәүләтшин, көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов катнашты.
Җәмәгать башлангычында үз эшен алып баручы район инвалидлар оешмасыннан халыкның өзелеп торганы юк. Беренче кварталда башкарылган эшләр, уздырылган чаралар һәм киләчәккә планнар белән идарә рәисе Әмин Миңнегулов таныштырды. Эш социаль яклау оешмалары белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Лесхоз өлкәннәр йортында, Югары Утар балалар йортында уздырылган чараларда теләп катнашалар. Инвалидлар оешмасы очрашулар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр оештыра. Күрешүләрне зарыгып көткән өлкәннәргә район үзешчәннәре, ветераннар ансамбльләре, балалар, укучылар концерт программалары әзерләп алып килә.
Әмин Миңнегулов утырышта «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Татарстан Республикасы оешмасының VIII хисап-сайлау конференциясендә катнашудан соң туган фикерләре белән дә уртаклашты. Шулай ук контроль-ревизия комиссиясенең хисабы тыңланды. Тренер Рәшит Кәримов инвалидларның спорттагы казанышларын яктыртып чыгыш ясады. Соңыннан аграр көллияттә белем алучылар тарафыннан концерт номерлары тәкъдим ителеп, уку-лаборатория корпусына экскурсия уздырылды. Закирҗан Бикмөхәммәтов студентларның укуда һәм иҗатта уңышлары, тормыш-көнкүреш шартлары турында сөйләде. Юлбат авыл җирлеге башлангыч оешмасыннан Илдар Сафин һәм Нәкыйп Шакирҗановны 70 яшьлек юбилейлары белән котладылар.
Мәгъсум Галиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев