Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күрсәтте казлар күрмәгәнне!

Балачак хатирәләре

Балачагым. Әни көзге уңышларны  җыеп  алган кырда  йөрүче казларны  алып  кайтырга  кушты. Андый  эшләрне теләп үти  идем. Киттем, ике оя, ягъни 19 баш   көтүен таптым. Куалап кайту  ягына гына  чыккан  идем – каңгылдаштылар да, дәррәү  һавага  күтәрелеп очып та киттеләр. Мишә  елгасының  мул  сулы  вакыты   иде. Казлар шунда төшеп утырдылар. Менә  чыгарып  кара  син аларны.  Кече Шыңар  су тегермәне  эшләп тора.  Су яр тигезлегендә. Казларның  елгада  кунып  калулары  гадәти хәл иде. Көннәр  суытып,  елгада  су ката башлагач, Кече  Шыңар күпере  аша  чыгып, таш  атып, бозларны  вата-вата, чак  Чулпыч  ягына куа идек казларны. Мишә аларга усал этләрдән, ерткыч төлкеләрдән   ышанычлы  саклану  урыны иде. Күңелле  вакытлар!  Ярый, Аллаһым, балачакны оныттырмый әле, зиһенне таркатмый. Казлар турында   язгач, тагын бер  вакыйганы искә  алыйм әле. Авыл баласына  алардан  күп эләкте. Үзем дә 6  яшьлек  чагымда изүемнән тешләп, ике канаты белән бәреп  кыйнаган  ата  каздан  чак  котылдым. Бервакыт  ул Раузилә апаны таларга  ябышты.  Мин агач  көрәк алып, ата  казга берне  кундырыйм гына дигән  идем, әти  килеп җитте. Көрәкне тартып алып, үземнең  кирәкне бирде.  Мин зур малай,  апамны  яклый  алам,  дигән  куанычым  юкка  чыкты.
Хәзер авылда  каз  асраучы хуҗалыклар сирәгәйде инде. Йомырка салдырып, бәбкә чыгарып үстерүчеләр аз  калды. Әзерен генә сатып алалар.  Үзең  утыртып чыгарган  каз ите тәмлерәк түгелме икән? Хәерлегә  булсын.
Мәгъдәнур Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев