2-32-01 номерын беләсезме: балаларыгызга гадәттән тыш хәлдә ничек ярдәм сорарга өйрәтәсезме?
Янгыннар килеп чыкмасын өчен участоктан коры үләнне һәм коелган яфракларны җыеп алырга кирәк. Шул ук вакытта авыл-шәһәр җирлекләре территориясендә янгынга каршы режим таләпләре буенча учак ягу тыела.
Көз – ягу сезоны башланып киткән вакыт та. Ягар алдыннан мичләрне һәм моржаларны тикшерергә, ярыклар булса сыларга, табылган төзексезлекләрне бетерергә һәм төтен юлларын агартырга кирәк. Түбәндәге таләпләрне үтәү мөһим: мич авызы каршына 50х70 сантиметр үлчәмле, очраклы рәвештә төшкән очкыннардан һәм күмерләрдән саклый торган 2 миллиметр калынлыктагы тимер калай кагарга кирәк.
Утны бензин, керосин һәм башка яна торган сыекчалар белән кабызу тыела, чөнки ягулык кабынганда шартлау яисә ялкын бәреп чыгу булырга мөмкин. Ачык ишекле, капкачсыз мичләргә ягарга ярамый. Мичне утын, күмер белән ягып җылытканда, чормада янгын чыгуга китерә торган металл яки асбест төтен үткәргеч кулланырга рөхсәт ителми.
Шунысын да истә тотыйк: мәктәптән соң күп кенә балалар үзләре генә кала. Аларга кичләрен янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләре турында сөйләгез: «Ярамый» дип әйтергә кирәкми, ә шырпы һәм ягулык материаллары белән уен нәтиҗәләрен аңлатырга, электр приборларыннан дөрес файдаланырга, өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга, 2-32-01 номерына шалтыратырга өйрәтергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Айнур Галимуллин,
Саба һәм Теләче муниципаль
районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы.
Нет комментариев