Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үзе сайлаган язмыш

Табигатьнең көннәр язга авышкан иң матур бер мизгелендә Теләче районы Айдар авылында Солтанәхмәт абый белән Хансылу апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга аваз салган кызга әтисе бик яратып Нәфисә дип исем куша.

Мәктәптә укыган вакытта ук искиткеч сәләтле булуы белән аерылып тора ул. Отряд командиры, комсорг вазифаларын башкара. Шаянлыгы, тапкырлыгы белән һәркемне үзенә җәлеп иткән кызны язмыш әллә ни арада олы тормыш юлына алып чыга: Эзмә авылы егете Рафил гомерлек яр итеп сайлый. Авылда иң абруйлы, уңган гаилә тиз арада аны яратып өлгерә. Киң күңелле,ачык йөзле,тырыш Нәфисәне Наил абый белән Гөлфәрия апа үз кызлары кебек яратып, хөрмәтләп гаиләләренә кабул итәләр. Яшь килен Эзмә урта мәктәбенә пионервожатый булып эшли башлый. Әнә шулай хезмәт эшчәнлеге мәгариф өлкәсе белән бәйләнеп китә. Бухгалтер дипломы булса да, балалар белән эшләү өчен педагогик белем кирәклеге дә үзен сиздерә. Көчле ихтыярлы яшь белгеч, хыялларын тормышка ашырып, укытучы һөнәрен үзләштерә.

undefined

Инде 32 ел, һәр иртә дулкынланып, яңа туган көнгә планнар корып, эшенә ашыга ул. Балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, яңалыкка омтылып, заман белән бергә атлаучы оештыручы-педагог та. Балаларны ярату, үрнәк булу һәм дөрес аралашу өчен күп көч таләп ителә. Мәктәптәге үткәрелгән һәр чара, һәр бәйге – аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Укучылары район, республика күләмендә күп төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннарны яулыйлар. Ул җитәкләгән “Яшел алан” балалар оешмасы районда һәм республикада иң яхшылардан исәпләнә. Нәфисәнең һөнәри осталыгы елдан-ел камилләшә бара. Күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Нәфисә Солтанәхмәт кызы укучылар белән “Хәтер китабы”н тө­зүдә күп мәгълүмат туплады, авыл­­дашларының исемнәрен мәңге­ләштерүдә игелекле эш башкарды. Коллективта да абруйлы укытучы ул. “Мәктәбебезнең үсеш-үзгәрешендә Нәфисә Солтанәхмәт кызының тырышлыгы бик зур. Тумыштан ук лидерлык сәләтенә ия, балаларны яратучы, һәрвакыт эзләнүчән, яңалыкны уйлап табып тормышка ашыручы да. “Ел укытучысы” бәйгесенең “Педагог-оештыручы” номинациясе җиңүче булуы тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе”,– ди мәктәп директоры Зөлфәт Гыйбадуллин аның турында. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Наилә Сөләйманова да: “Һәрбер хезмәткәргә уңайлы шартлар тудыру, яшәеше өчен янып йөрүче хезмәтне саклау комиссиясе рәисе буларак та таләпчән, гел ярдәмгә ашыгучы хөрмәткә лаек хезмәттәшебез ул”,– дип үз фикерен җиткерде.

Гомер мизгеленең 50нче баскычын атлаучы хезмәттәшем Нәфисә Солтанәхмәт кызы гаиләсендә үрнәк әни. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, һәрдаим ярдәм итеп киңәшләшеп яшәүче тормыш иптәше – Рафиле белән ике ул үстерделәр. Икесе дә югары белем алып, тормышта үз юлларын тапты, яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр. Динле, тырыш егетләр гаилә корып, әти-әниләренә оныклар бүләк иттеләр. Төп йортта барлык туганнарын берләштереп, якынайтып, авылдашларына үрнәк булып яши алар.

Вәсилә Мифтахова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев