Әгәр Тукай исән булса...
«Саба таңнары» сайтында «шигъри тәлгәшләр» сәхифәсе
Әгәр Тукай исән булса...
Әгәр Тукай исән булса,
Дәшәр идем: "Саумы, Шагыйрь!"
Әйтер идем: "Синең хакта
Яздым әле яңа шигырь".
Сорар идем тормыш хәлен,
Җитәрлекме пенсиясе?
Материаль ярдәм ничек?
Чыгамы субсидиясе?
Язучылар берлегенең
Әгъзасыдыр инде күптән?!
"Тукай премиясе" дигәч,
Гаҗәпкә калды микән?
Сөйләнгәндер: "Бүген үлсәм,
Белмәгән дә булыр идем.
Нәни Апуш Тукай булган!
Дип аптырап торыр идем".
Йорттан-йортка, кулдан-кулга
Күчеп үткән балачагы.
Бәлки, шуңа һәр авылның
Булгандыр да үз Тукае?!
"Тукаем" ди Кушлавычы,
Өчилесе һәм Кырлае...
Туфрагында - аяк эзе,
Һәр күңелдә - үз Тукае.
Әгәр Тукай исән булса,
Иелер дә чишмәсенә,
Арык учларын тутырып,
Салкын суын эчәр сыман.
Хәлсезләнгән үпкәсенә
Шифа табар изге судан.
Тезләнер дә рәхмәт әйтер:
-Бөек Тукай монда туган!
Урап кайтыр Кырлаен да,
Шүрәлесе исән микән?
Бармаклары да сызлыйдыр,
Коткаручы булды микән?!
Озын чәчле Су анасын
Бала-чага рәнҗетмиме?
Алтын тарак чәлгән малай
Төшләрендә йөдәтмиме?
Америка өрәңгесе
Басып алган су буйларын
Күрсәң, Тукай, аптыраудан,
Чуалыр, дим, бар уйларың.
Тал кимерми кәҗә-сарык,
Ул хайваннар юк та инде...
Су коенмый бала- чага,
"Тик-Ток"ларда үтә көне.
Туып, үрмәли башлауга
Урыс сүзен тиз оталар.
Әти-әни, әби-бабай
Башны чайкап тик торалар.
Бу сүзләрдән соң Тукайның
Күзләренә күчәр сагыш.
Әрнеп чыгар күкрәгеннән
Бер сүз: "Яшәлгән бит ялгыш!"
Юк, Тукаем, гомереңне
Багышладың милләтеңә.
"Туган тел"ең күпме еллар
Күчеп килә телдән-телгә.
Дияр идем: "Син татарның
Кояшы бит таңда чыккан!
Рәхмәт!" - диеп, башым иеп,
Әгәр Тукай исән булса.
Әгәр Тукай исән булса,
Дәшәр идем: "Саумы, Шагыйрь!"
Әйтер идем: "Синең хакта
Яздым әле яңа шигырь".
Сорар идем тормыш хәлен,
Җитәрлекме пенсиясе?
Материаль ярдәм ничек?
Чыгамы субсидиясе?
Язучылар берлегенең
Әгъзасыдыр инде күптән?!
"Тукай премиясе" дигәч,
Гаҗәпкә калды микән?
Сөйләнгәндер: "Бүген үлсәм,
Белмәгән дә булыр идем.
Нәни Апуш Тукай булган!
Дип аптырап торыр идем".
Йорттан-йортка, кулдан-кулга
Күчеп үткән балачагы.
Бәлки, шуңа һәр авылның
Булгандыр да үз Тукае?!
"Тукаем" ди Кушлавычы,
Өчилесе һәм Кырлае...
Туфрагында - аяк эзе,
Һәр күңелдә - үз Тукае.
Әгәр Тукай исән булса,
Иелер дә чишмәсенә,
Арык учларын тутырып,
Салкын суын эчәр сыман.
Хәлсезләнгән үпкәсенә
Шифа табар изге судан.
Тезләнер дә рәхмәт әйтер:
-Бөек Тукай монда туган!
Урап кайтыр Кырлаен да,
Шүрәлесе исән микән?
Бармаклары да сызлыйдыр,
Коткаручы булды микән?!
Озын чәчле Су анасын
Бала-чага рәнҗетмиме?
Алтын тарак чәлгән малай
Төшләрендә йөдәтмиме?
Америка өрәңгесе
Басып алган су буйларын
Күрсәң, Тукай, аптыраудан,
Чуалыр, дим, бар уйларың.
Тал кимерми кәҗә-сарык,
Ул хайваннар юк та инде...
Су коенмый бала- чага,
"Тик-Ток"ларда үтә көне.
Туып, үрмәли башлауга
Урыс сүзен тиз оталар.
Әти-әни, әби-бабай
Башны чайкап тик торалар.
Бу сүзләрдән соң Тукайның
Күзләренә күчәр сагыш.
Әрнеп чыгар күкрәгеннән
Бер сүз: "Яшәлгән бит ялгыш!"
Юк, Тукаем, гомереңне
Багышладың милләтеңә.
"Туган тел"ең күпме еллар
Күчеп килә телдән-телгә.
Дияр идем: "Син татарның
Кояшы бит таңда чыккан!
Рәхмәт!" - диеп, башым иеп,
Әгәр Тукай исән булса.
Сөмбелә Ибраһимова
Тукай рухын кимсетмик!
Буыннардан-буыннарга
Килгән затлы мирас – тел.
Милләтебезнең көзгесе –
Тукай теле. Шуны бел.
Тел язмышы – ил язмышы,
Тел югалса – милләт юк.
Бөек Тукай дан җырлаган
Ерак гасырлардан ук.
Әгәр Тукай белә калса,
Телгә янау килгәнен.
Иреккә ыргылган аттай
Өзәр иде йөгәнен.
Тукай түзеп тормас иде
Табар иде чарасын.
Аның кебек тел сакчысын
Бүген кайдан табасың?
Тукай рухы кимсенер күк
Татар теле югалса.
Буыннардан-буыннарга
Бүләк бит ул, ләбаса.
Фәридә Вилданова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев