Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ак халатлы, ак күңелле Лариса Васильевна

Безнең Саба үзәк хаста­ха­­нә­сендә барлык табиб­лар да авыру­ларны вакы­тын­­да кабул итәләр һәм тиешле ярдәм күрсәтеп озаталар.

Аларның барсы­на да хөрмәтебез чиксез. Сүзем  Иске Икшермә табиб­лык амбу­латориясенә  караган, 9 авыл­га медицина ярдәме  күрсәтүче та­би­бә­без Лариса Васильевна Афи­­но­гентова турында.

Ул 2020 елның октябрь аеннан Ис­ке Ик­шермә участок хас­та­ха­нә­сендә эшли башлады. Авыруларны  9 авылдан кабул итә.  Шул ук вакытта, килә алмаган  авыруларның өйләренә ба­рып тиешле ярдәмен күрсәтә, кирәк бул­са ашыгыч ярдәм  белән район хастаханәсенә озата.

Мин  2008 елдан бирле югары кан басымы белән авырыйм, күп да­рулар эчәм.  Иртән кан басымы  180-185не күрсәтә, кичкә таба 160-163 була, баш авырта башлый иде.

Амбулаториягә табибә Ла­­риса Васильевна килгәч, ми­ңа башка төрле дарулар һәм уколлар  бирә башла­ды. Хәзер кан басымым ир­тән 140-145, көндезләрен 130-135 була.

Безнең табибәбез Лари­са Васильевна барлык төр авыруларга дәва таба, беркемне дә ярдәмсез калдырмый, ул – универсаль док­тор.

Мин  коридорда чират көтеп утыр­ганда, һәрвакыт авырулар белән сөйләшеп, мәгълүмат җы­ям. Барысы да аның эшеннән ка­нәгать булуларын, хөрмәтләрен җит­­керәләр.

Без 9 авыл халкы  исе­мен­нән Ла­риса Васильевнага исәнлек-саулык, эшендә зур уңышлар, гаи­лә бәхете телибез.

Гәптрәүф Мифтахов,

Кече Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев