Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ак халатлы игелек ияләре

Безнең район үзәк хас­та­ха­нәсендә барлык табиблар да югары белемле, үз эшләренең чын осталары. Шулар арасыннан берничәсенә аерым тукталасым килә.

 Данлыклы хирург Фәрит Биктов монда гомер буе эшли.  Барлык катлаулы операцияләрне ул ясый дияргә хакыбыз бар.  Хирург Рамил Әхмәдуллин көндәлек  авыруларны кабул итә.  Аның янына нинди төр авыру белән килсәң дә, берсен дә кире бормый. Барысына да дөрес диагноз куеп, дәвалану чарасын билгели. 

 Икшермә участок пунктында та­бибә Афиогентова Лариса Васильевна 9 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Ул барлык авыруларны да яхшылап тикшереп, тиешле дәваны бирә. Килә алмаган авыруларның өйләренә бара.    Кирәк булса, ра­йон үзәк хас­та­ханәсенә ашыгыч ярдәм машинасы белән озаттыра.  Безнең бу олы җанлы  табибәгә ихтирамыбыз зур.

 Үзебезнең Кече Кибәче авылында фельдшер булып Илсөяр Гәрәева эшли, ул үз эшенең остасы. Хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Барлык авыруларның да йөрәкләрен яздыра, вакытында флюорография, диспансерлаштыру уздырта. Кан анализларын алып, район үзәк хастаханәсенә җибәреп   тикшертә. Авырулар өй­ләренә чакырса, көндезме-төнләме барып тиешле ярдәмен күрсәтә. Авыл халкы аның эшеннән бик канәгать.  

Гәптрәүф Мифтахов,

 Кече  Кибәче авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев