Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Алар Ватанны саклый

Иптәшеңнең кемлеге шундый авыр чакларда сынала, ке­шенең чын йөзе ачыла.

 Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган һәм җиңү яулап исән - сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл бар. Җиңү бәйрәмендә һәм Хәтер көнендә без бирегә җыелып, авылдашларыбызның батырлыклары алдында баш иеп аларга чәчәкләр салабыз. Сугышлар бүтән кабатланмасын иде дигән изге теләкләр белән өйләребезгә таралышабыз. Кызганычка каршы, җиребезнең әле бер, әле икенче  почмагында бәрелешләр килеп чыгып тора.

2022 елда Украина гаскәрләре илебезнең тынычлыгын бозып, куркыныч тудыргач,  сентябрь аенда  мобилизация игълан ителде. Күп кенә егетләребез ватан алдында булган  бурычларын үтәргә хәрби  операциягә киттеләр. Ул егетләр арасында безнең туганыбыз Олыяз авылыннан Исламов Рүзәл абыем да бар иде. Ул мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән үк Казан шәһәрендә хәрби әзер­лек уза башлый. Әзерлек курслары тәмамлангач, ноябрь аенда аларны эшелон белән Белгород ягына алып китәләр. Биредә ул хәрби лагерьларда корал белән ныклап эш итәргә өйрәнә.

Һәрьяктан әзерлекле абы­емның  беренче бәре­леш­ләрдә катнашуы  Сватово, Кременная шәһәрләре тирәсендә була. Бирегә килеп эләккәч ул үзләренә  нинди авыр һәм җаваплы эш йөкләнгәнен чын йөрәге белән аңлый.

2023 елда ул Донецк Халык Республикасының Авдеевка шә­һә­рен азат итүдә катнаша. Ни­чә айлар буе бәрелешләрдә кат­нашып, ул биредә бик күп иптәшләрен югалта, авырлыклар белән күзгә - күз очраша. 2024 елның февраль аенда Авдеевканы тулысынча азат итеп алга баруларын дәвам итәләр. Хәзерге вакытта ул Селидовода хезмәт итә. Камаз һәм багги машиналарын иярли. Хәрби бәрелешләр барган территориядә икесе дә бик кирәкле техника. Хәрби корал, көнкүреш кирәк - яраклары, хәрбиләрне ташу кебек үтә дә җаваплы эшләрне башкара ул әле­ге техникалар белән. Һавадан бертуктаусыз үлем куркынычы янап торганда, һәрберсен исән - имин кирәкле җиренә илтеп җит­керү өчен ул зур тырышлык куя.

Кечкенәдән авыл җирендә хезмәт сөеп, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән абыемның командирлары, ип­тәшләре арасында олы ихтирамга лаек икәнлеген аның күкрәгендәге күп медаль, орденнары сөйли. Аларның һәрберсе артында үлем белән күзгә - күз очрашу, йокысыз төннәр, хәвефле көннәр ята.

“Иптәшеңнең кемлеге шундый авыр чакларда сынала, ке­шенең чын йөзе ачыла. Бер сынык ипине бергә бүлеп ашаган, бер йотым суны бергәләп эчкән чын дусларны таптым биредә. Ләкин, кызганычка каршы, аларның сафлары көннән - көн сирәгәя бара, андый вакытта күңелгә бик авыр. Гөрләтеп тормыш итәр, балалар үстереп нәселен дәвам итәргә яратылган баһадирдай егетләрнең го­мерләре вакытсыз өзелүе бик зур югалту”, - дип әрнеп сөйли абыем.

Вакытлыча ялга кайткач очрашып сөйләштем Рүзәл абыем белән. Ул ялын тәмам итеп яңадан бәрелешләр барган төбәккә кузгалды. Бар дөнья яшәреп язга кереп килгән матур вакытта туган җирен, әти-әнисен, туганнарын калдырып  еракка китү аңа җиңел бирелмәгәнен мин бик яхшы аңлыйм. Ләкин безнең тыныч, имин көннәрдә  яшәвебез өчен ул үзенең хәрби бурычын ахырга кадәр үтәргә тиешлеген аңлап кабул итә. Мин абыем белән чын күңелдән горурланам. Аның безнең арабызга исән - имин әйләнеп кайтуын барыбыз да өметләнеп көтәбез. Илебездә тынычлыклар урнашып, һәр сугышчы якыннары янына табутларда түгел, үз аяклары белән исән - сау әйләнеп кайтсын иде. Авылларыбызны яшәтер, матур өйләр салыр, бәхетле, сәламәт балалар үстереп, нәселне дәвам итәр өчен Рүзәл абыем кебек баһадир ир - егетләр бик тә кирәк.

Язилә Вахитова,

Эзмә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев