Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Бер-береңә юл куйсаң гына, гаилә арбасын уңай якка тартып була»

Бер төркем ир-атлар гәп­ләшеп утыра. Барысы да хатыныннан зарлана. Арада берсе генә сүз катышмый, тыңлап кына утыра.

Бер  төркем ир-атлар гәп­ләшеп утыра. Барысы да хатыныннан зарлана. Арада берсе генә   сүз  катышмый, тыңлап  кына  утыра. “Нәрсә?– диләр  моңа. – Хатының әүлияме әл­лә? Эндәшмисең”. “Юуук,– ди теге  ир. – Минем җәмәгать сез­­нең хатыннардан күпкә начар­рак. Менә мине тыңлагыз әле.  Аллаһы Тәгалә адәмне  бар итә. Башта башына  акыл кертә, аннары гына  ачуны куалый. Лә­кин ачу керергә теләми. Анда  акыл бар инде, ди. Фәрман  мондый була: “Бар, кер син,  ачу. Син керсәң,  акыл чыгып  китәр”. Без хатын белән  шулай   сүз  куештык. Аның  ачуы  килсә, мин  чыгып  китәм. Мин җенләнсәм, ул   күз алдымнан  югала.  Менә шулай  тату гына  яшәп  яткан  көн”.

Мин бу гамәлне тормы­ш­­­ның язылмаган  законы  дип­  саныйм. Бер-береңә юл  куйсаң гына, гаилә арбасын уңай якка тартып була. Әгәр  ачуыңны тышка  чыгара торган гадәтең бар икән, мәсәлдәге  аккош белән  чур­танга әйләнәсең.   Икең ике  якка тартса, тормыш дил­бегәсе өзелергә  мөмкин. Бер генә тапкыр  яшибез бит, ялгышларны төзәтеп, кабат гомер  юлларыннан  үтү  мөмкинлеге  бирелмәгән. Үп­кә­ләшеп эндәшми   йөрүләр була  инде  ул,  аны  озакка   сузмаска  кирәк.  Мөхтәрәм  язучы Туфан Миңннуллин,  язылганнары түгел,  язылмаган  законнар кешене  кеше итеп тота,  дип чын  дөресен  язып  калдырды.  Бу  фикергә  каршы килүче булмас. Кеше   күңеле – иген кыры. Анда  яхшы сүзләр  чәчсәң генә тат­лы җимешләр җыйнап  алырсың.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев