Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безгә язалар: «Исән кешегә “Исәнмесез” дию кәмитрәк тоела»

Кешеләр бер-берсен төрлечә сәламли. Татарлар – “исәнмесез”, башкортлар “саумысез” ди.

Кешеләр бер-берсен төрлечә сәламли. Туган-тумачаң, күрше-күлән, дус-иш, таныш-белешең белән исәнләшү, хәтта бер дә бел­мәгән кешегә сәлам биреп узу – элек-электән килгән күркәм гадәт. Татарлар – “исәнмесез”, башкортлар “саумысез” ди. Гәрчә гүәрдин кебек сау-таза кешегә алай дип әйтү сәер дә кебек.

Риваятьләргә караганда, Явыз Иван Казанны яулап алганда  күп кан коелган. Исәннәрне үлгәннәрдән аерырлык та булмаган. Мәетләрне барлаганда кешеләр “исәнме сез?” дип кычкырып сорганнар ди. Имештер, “исәнмесез” дип хәл белешү шул вакыттан калган.

Аңарчы мөселманнар “әссәламегаләйкем” дип исәнләшкәннәр ди. Әмма чын мәгънәсендә “исәнме сез?” диярлек хәлләр тормышта әле дә булгалый. Бервакыт – 1965 елда дип хәтерлим – ике кеше утырган "Т-40” тракторы минем  күз алдымда 14 метр тирәнлектәге чокырга төшеп китте. Үзе артыннан арбасын да ияртте. Мин дә атылып-бәрелеп чокырга шуып төштем дә, “Исәнеме сез?” дип оран салдым. Шөкер, икесе исән калганнар иде.

Бригадабыз белән җыелышып, иң элек чокырдан арбаны чыгардык. Тракторны алгы күперчеген сүтеп, икегә бүлеп алырга туры килде. Хәзер яңадан җыярга кирәк бит. Иртәнге сәгать 10га эшне бетереп, тракторны кабызуыбыз булды – “Сельхозтехника”дан 7 кешелек комиссия  килеп тә җитте. Сораулар бирә башладылар. Ничек җавап бирергә белмибез. Шулчак Берләшмә управляющие Фәрхәт Шаһивәлиев безне тезеп бастырды да: ”Барысы да исән-саулар, трактор эшли”,– дип комиссия әгъзаларын алып та китте.

Бу язмам “Сельхозтехника”ның район берләшмәсен  сагынып искә алу булсын иде. Заманында 360 кешегә эш, фатир бирә алган олпат оешма бит ул. Халык телендәге исеме “Маленький завод” иде. Бәйрәм демонстрацияләрендә без, СХТлар, мәктәп, хакимияттән соң 3нче колонна булып тезелә идек. Җитәкчеләребез гел яхшы кешеләр булды. Урыннары, шәт, җәннәттәдер.

Ә сәлам бирешү-алышуга кил­гәндә, мин якыннарыбызга “Ни хәлләрегез бар?”, танышларыма “Саулармысез” дип әйтергә тырышам. Исән кешегә “Исәнмесез” дию миңа кәмитрәк кебек тоела. Башкалар ничек уйлый торгандыр. Һәрхәлдә бу минем шәхси фикерем.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев