Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безнең чор кешеләре күргән салам михнәтләре

Авылда эшләр беткәч, яшь егетләрне армиягә ала башлыйлар. Алар атларга утырып, җырлап авыл урамнарын әйләнәләр иде.

Салам хакындагы бу мәкаләмне язарга утыргач, балачак хатирәләре күңелдә яңарды. Авылда эшләр беткәч, яшь егетләрне армиягә ала башлыйлар. Алар атларга утырып, җырлап авыл урамнарын әйләнәләр иде. Егетләр җырлаганы хәтеремдә әле дә саклана. Алар китеп күздән югалганчы капка төпләрендәге авыл кешеләре елап,  исән-сау йөреп кайтуларын теләп калалар иде. Хәзер бу матур күренешләр онытылды инде, бәлки аның кирәге дә юктыр. Шуның шикелле, салам хакындагы хикәяләрем дә хәзерге кешеләргә сәер булырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, авылларда мал-туар бетте. Салам өчен дә ул кадәр кайгыручылар юк сыман. Шулай да  безнең чор кешеләре күргән михнәтләр онытылмый. Кара кайгы булып бөтен ил өстенә сугыш афәте килде, бар авырлык авылда яшәүчеләргә төште. Үстергән малларының продукциясе үзенә  булмаса да, һәркем асрарга тырышты. Билгеле инде,  ашатырга азык кирәк. Бала-чага, карт-коры, кем ничек булдыра ала шулай тырышты. Колхозлар  кышкы суыклар башлангач, бик аз  күләмдә генә салам  бирәләр иде. Алып кайту үзе бер бәла, колхозда атлар юк, булганы да начар, хәлсез. Бердәнбер юл – бәләкәй чана белән ташу. Кияргә киеме булмаган ач, хәерче кешеләргә үтә дә авыр эш иде бу. Шулай булса да, салам басуда калмады. Колхозга ташыган салам эскерте урыннарыннан бала-чага әз булса да салам җыеп кайта, анда да бер нәрсә дә калмый. Күрсәләр, ул саламны да фермага бушаттыралар. Сугыш беткәннән соң, колхозлар аякка баса башлагач, саламны эскертләрнең күләмен метр белән үлчәп, сантиметрлап бүлделәр. Кемгәдер 1 метр, кемгәдер 15-20 сантиметр. Бу заманны күз алдына китерсәң, эскерт яннарында сәнәк сугышы барлыкка килә, күрше-тирә бер сәнәк салам өчен дошманлашып бетә иде.

                                                                                                                                                                                                                                            

 Габделәхәт Шакиров,

 Сатыш авылы.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында  укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев