Безнең уңган Гөлүсәбез
Олы Кибәче, Кече Кибәче һәм Төбәк авылы халкы исеменнән Олы Кибәче авылы китапханәчесе Гөлүсә Фатыйхова турында язасыбыз килә.
Гөлүсә Рамазан кызы Югары Шытсу авылында туып үсә. 1999 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Беренче хезмәт сәхифәләрен Әбде урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүдән башлый. Шул ук вакытта тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын башкара.
2008 елда Гөлүсә Кече Кибәче авылының Фатыйховлар гаиләсенә килен булып төшә. Шул көннән бүгенгәчә китапханә мөдире булып эшли. Ул үзенең эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә, китапханәгә өлкәннәр һәм укучы балалар һәр көн саен бик теләп йөриләр, китап укыйлар һәм газета-журналларда язылган яңалыклар белән танышалар.
Мәктәп укучылары белән атнага бер көн танылган әдипләр, шагыйрьләр, язучылар, дәүләт эшлеклеләре Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин һәм башка данлыклы шәхесләр турында дәресләр уздыра, ягъни балаларга имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итә. Үз эшенең остасы булган Гөлүсәбезне бик яратабыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
Гәптрәүф Мифтахов.
Кече Кибәче авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев