Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Бүгеннән киләчәккә ышанычлы адымнар...

Татарстан мәктәпләрендә психологик-педагогик юнәлешле класс­лар ачылу – алга омтылышлы юнәлеш

   Татарстан мәктәпләрендә психологик-педагогик юнәлешле класс­лар ачылу – алга омтылышлы юнәлеш.  Әйе, мәгариф киләчәген кайгырта, димәк, укыту-тәрбия юнәлеше буенча мөгаллим-мөгаллимәләргә кытлык булмаячак. Отышлы гамәл бу! Саба урта мәктәбендә педагогик класс 2024 елда оештырылды. Эш уку елында төзелгән махсус план нигезендә алып барыла. Укучыларның кызыксынуларын күрү, киләчәген уйлап эш итүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Булачак укытучыларда мең сорау, мең сорауга хисапсыз уйланулар, хыяллар.... Шунысы куанычлы, 9 сыйныфны тәмамлагач, 3 укучыбыз шушы юнәлешне сайлап, көллияткә укырга керде.

Мәктәптә 30 март-4 апрель­көннәрендә педагогик классның атналыгы үткәрелде. Һәр чара мәктәп сайтында, социаль чел­тәрләрдә урын алды. Башлангыч һәм өлкән сыйныфларда класс җитәкчеләренең эш документлары, предмет укытучыларының бурычларын, вазыйфаларын, дә­рестә укыту технологияләрен өй­рәнделәр. Һәр дәрескә план язу, дәресне оешкан төстә алып бару зарурлыгын аңларга тырыштылар. Тәҗрибәле укытучы-остазлар белән "Укытучы-горур исем" дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә мавыктыргыч үтте.  Шулай булмый ни, укытучы шәхес формалаштыра бит ул. Башлангыч сыйныфларда "Иң яхшы дәфтәр" акциясе дә оештырылды. Тәнәфесләрдә төрле милләт вәкилләренең милли уеннарын да өйрәттеләр. Һөнәри юнәлеш бирү сәгатьләре дә оештырылган  иде. Укытучылары Айзилә Галимова, мәктәп дирекциясе бе­лән бергәлектә төрле эш алымнары кулланып, чын мәгьнәсендә, мөгаллим-тәрбиячеләр булдылар.

Ел дәвамында өйрәнгәннәрен тормышта кулланып карау нә­ти­җәле үтте диясе килә.

Хәлимә Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев