Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Эш тәҗрибәләре әле дә кирәк...

Эчке эшләр органнары ветераннары көне уңаеннан, газетабыз битләрендә басылган, район эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы рәисе Илдар Гатауллинның язмасын тәкъдим итәбез.

Быел  эчке эшләр органнарында ветераннарның җәмәгать оешмалары  эшли башлаганга  35 ел тула. Ул лаеклы   ялга китүгә хокуклы хезмәттәгеләр өчен зур  вакыйга булды. Аның барлыкка  килүе заман таләбе  иде.  Шул  уңайдан “Эчке эшләр бүлеге ветераннары иҗтимагый оешмасына 35 ел" медале булдырылды. Ул хокук саклау органнары белән актив хезмәттәшлек иткән кешеләргә бирелә торган истәлекле бүләк.

Хәзер районыбызда һәм башка төбәкләрдә төрле елларда Саба эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән 100  ветеран  яши.  Бу  шактый зур  сан. Чөнки хезмәт стажы белән лаеклы ялга китүчеләр 40 яшьтән башлап ветеран булып саналалар. Әйтик, 100 ветеранның 41е генә 55-60 яшьтән  узган кешеләр. Шуларның арасында иң өлкәне – Казанда  яшәүче  Иван Николаевич Кирилловка шушы  көннәрдә 79 яшь тулды. Күпләр аны ГАИның район бүлекчәсе  начальнигы буларак хәтерли. Иван Николаевич Югары Мирәтәктә җәмәгать эшендә башлап йөреп, туган авылын төзекләндерүгә дә зур өлеш кертте. Милициядә тикшерү бүлегендә эшләгән Илсия Нургаян кызы Нигъмәтҗанова да күп еллар халыкка юридик ярдәм күрсәтә. Миграция хезмәтенең Саба территориаль пункты начальнигы вазифасыннан пенсиягә  киткән  Дамир Шакирҗанов тренер буларак, чаңгы  спорты белән мавыгучыларны тәрбияли. Хезмәт юлын милициядә участок вәкаләтлесе булып башлаган, Чечен Республикасында командировкада булган Илгизәр Идрисов махсус хәрби операция игълан ителгәч, волонтерлык хәрәкәтенә, фронтка гуманитар йөк җиткерүчеләр сафына беренчеләрдән кушылган иде. Хәзер инде  үзе дә, контракт нигезендә, өченче  елын СВОда катнаша.    

Гомумән, ветераннарыбыз пенсиягә китсәләр дә, өйдә телевизор карап утырмыйлар, гражданлык  вазифаларында  эшләүләрен дәвам итәләр. Аларны уртак мәсьәләләр, мәнфәгатьләр берләштерә.

Оешманың уставында күрсәтеләгәнчә,  максатыбыз – пенсионерлар, инвалидлар, аларның гаилә әгъзалары тормышында килеп чыккан социаль проблемаларны хәл итүгә булышу, матди  һәм мораль ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау. Максатка ирешүдә Эчке эшләр министрлыгы структуралары,  иҗтимагый җәмгыятьләр белән хезмәттәшлек итәбез. Вафат булган хезмәттәшләребез гаиләләренә пенсия  фонды аша матди  ярдәм күрсәтү өчен тиешле документлар  әзерләнә, башка мәсьәләләр хәл ителә. Әлбәттә, зурдан кубып чаралар үткәрерлек финанс мөмкинлеге юк. Иң авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәм күрсәтү, өлкән яшьтәгеләрнең хәлләрен белү, юбилейлары белән котлап үтү – гадәти традиция.  Шул  ук  вакытта   мәктәп  укучыларына, көллият студентларына, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшенә катнашуда   ветераннарыбыз өчен бернинди  киртәләр дә юк. Эчке эшләр органнары ветераннары  көне республика   күләмендә шундый рухта билгеләп үтелә. Аңа без дә кушылабыз. Ветеран оешмабыз әгъзалар исәбенә ныгысын, киңәйсен, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшенә хезмәт итсен иде.

Илдар Гатауллин,

район эчке эшләр  бүлеге  ветераннар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев