Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Безгә язалар

Фронт агитбригадасы

Чара беренче тапкыр 2024 елда оештырылган иде

Бөек Ватан сугышы вакытында солдатларның рухын якыннарыннан килгән хатлар һәм хәбәрләр генә түгел, ә күренекле артистларның чыгышлары да күтәргән. Фронт агитбригадасының төп бурычы  Җиңүгә булган ышанычны һәм ихтыяр көчен саклап калу була.

Шундый Фронт агитбригадасы чыгышын, 9 майда, Бөек Җиңүнең 81 еллык олы бәйрәме уңаеннан, без - Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре дә кабатладык.  Чара беренче тапкыр 2024 елда оештырылган иде. Быел ул тагын да   киңрәк колач алды. Сугыш еллары автомобильләре саны да артты, ретро техника белән "Игенче" күмәк хуҗалыгы ярдәм итте (җитәкчесе Алмаз Зарипов). Хәрби киемнәр кигән мәдәният хезмәткәрләре, Эзмә урта гомум белем бирү мәктәбендә белем алучы яшьармиячеләр, Җиңү көнендә бәйрәм тантанасы атмосферасын булдыру өчен юлга чыгып, җирлегебезнең биш авылында булып, авыл халкына, Олыяз, Өтернәс, Эзмә авылларында яшәүче тыл ветераннарының йортлары каршына туктап бәйрәм сәламнәре җиткердек.  Халык алдан   билгеләнгән  урыннарга  җыйналып күз яшьләре, шул ук вакытта шат йөзләр белән  фронт агитбригадасын көтте. Техникадан Ватан сугышы турында сөйләп барылды, махсус хәрби операция темасына урын бирелде.  Программага котлаулар, җыр, бию, җанлы әнгәмә кертелгән  иде. Хәзер авыл  урамнары  асфальтланган,  кемнең генә капка төбенә  килсәң дә, һәркемне иркенләп биергә   чакырырга була. Бездә халык бик актив, чарада катнашучылар гармунчылар Нияз Тимергалиев, Фиргать Сәлахиев яңгыраткан  көйләргә рәхәтләнеп биеде, вальс әйләнде.

Өтернәс, Иләбәр авыллары уңган хуҗабикәләре агитбригаданы бәлеш пешереп, табын корып каршыладылар. Агитбригада чыгышын һәр авылда җылы кабул иттеләр, бик күп рәхмәт сүзләре җиткерделәр, ә без илебез имин, күкләр аяз булсын дип теләп һәр авылдан күңел күтәренкелеге белән юлыбызны дәвам иттек.

Илүзә Гыйльфанова,

Өтернәс авыл клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев