Саба таңнары

Сабинский район

18+
Безгә язалар

Гаиләне ничек таркатмаска?

Хәбәрчеләребез яза

  Россиядә игълан ителгән Гаилә  елы  да үтеп китте. Максаты традицион гаилә кыйм­мәтләрен саклау иде дип беләм.  Бу – егет белән  кыз бергә булырга  сүз  куешкан  икән, димәк,  вәгъдә – иман дигәнне  аңлата. Тормышта эшләр киресенчәрәк. 2024 ел  күрсәткечләренә  килсәк, Татарстанда 23683 гаилә теркәлгән, 13500е таркалган. Рос­сиядә хәлләр тагын  да мөшкелрәк. Аерылышучылар никахлар  санын  узып  киткән. Аптырарсың, кодагый. Замана чире шушыдыр, мөгаен. Ә сәбәбе нидә соң? Характерлар туры  килмәүдәме?  Шул  уңайдан бер мәзәкне  язып үтим әле. Яшь парлар өйлә ашы әзерлиләр икән. “Ярты сәгать кайнатам инде. Йомырканың кабыгы һаман йомшамый”, – дип зарын белдерә иренә  яшь  килен. “Карт тавык   күкәедер”, – дип  җавап бирә яшь ир. Әгәр бармагын  чигәсенә куеп боргаласа үпкәләшү  китәр  иде. Әмма боларның характерлары туры   килгән:  икесенең  дә акыл  ягы бер чама.

  Монысы мәзәк. Ә чынбарлыкта хәл җитди. Моннан бер  ел  элек аерылышырга гариза биргән  як 650  сум пошлина түли  иде. Быел  аны 5 мең  сум иткәннәр. Бер-берсен   күрә алмас хәлгә җиткән ир белән хатынга  акчамыни инде ул!  Шул уңайдан бер тәкъдимемне  җиткермәкче булам. Әгәр пошлинаны 500  мең  сум иткәндә, вәзгыять ничек үзгәрер икән? Иманым камил, аерылышучылар  саны күпкә кимиячәк. Бәлки миллион  сум белән дә куркытырга  кирәктер. Гаиләләрнең  җимерелүе илнең  киләчәген  куркыныч  хәлгә  куя бит, җәмәгать. Аңлашып  яшәгән гаиләләрдә генә эш-гамәлләр ныклы, сокланырлык була. Балалар да дөрес тәрбия  алып  үсәләр.

  Бөтен Галәмгә тереклек биргән  Кояшны кечкенә генә болыт каплый  да куя. Җәмәгать, бер-беребезгә итагатьле-мәрхәмәтле булыйк әле.  Бер  ямьсез,  авыр  сүз  моңарчы кылынган игелекле  эшләреңне, изге гамәлләрне юк­ка  чыгара ала бит.  Зинһар өчен,  сак булыйк. 

Мәгъдәнур Гатауллин.

фото :https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев