Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Игелекле күршеләр

Күрше хакы – тәңре хакы

   Кайвакыт үземнең балалык чорымны уйлап утырам да, авырлык­ларга ничек чыдадык икән дип уйга калам. Ашарга да, кияргә дә юк. Хәзерге тормышның  кадерен шул чорны күргән кеше генә тулысынча аңлый торгандыр. Урамында бер-ике генә кара мунча, ул да хәллерәк гаиләләрдә генә була иде. Безнең урамда уң як күршебез Әхәт абыйларда һәм ераграк яшәүче Дәүләтша абыйларда иде андый мунча. Әхәт абыйның аягы аксак, Дәүләтша абыйның бер күзе юк, шуңа сугышка бармадылар. Әхәт абыйлар бик шәфкатьле күршеләр булдылар. Гаиләдә алты бала, җәмгысе 8 кеше, дини тормыш алып бардылар, хуҗабикә Фазыйла апа кешелекле, киң күңелле булуы белән истә калган. Ул вакытта авылда 3 кенә хуҗалыкта умарта тоталар иде, шуларның берсе Әхәт абыйлар. Бал аерткач, күчтәнәчкә ярты литрлы бал кертерләр иде. Безнең мунча да, ягарга утын да юк (әти сугышта). Үзләре мунчага  кереп чыккач, җылы суы әз калды, берәр чиләк кайнар су алып кереп юынып чыгыгыз дип, безне дәшәләр иде. Бик шатланып риза була идек. Шул кадәр киң күңелле күршеләр булган дим. Гомумән, без урам күршеләребездән бик уңдык. Әнинең гаилә дусты- Рәхимә әбине дә яхшы сүз белән искә алып китим. Ул Сабага тормыш итәргә киткәч, безгә бик ямаслы калды. Сабада абыстай буларак күп еллар кешеләргә игелек күрсәтеп яшәде ул. Аннан соң Факия апа Фәйзерахманова белән дә бер туганнар кебек дус яшәдек. Киңәшкә гел әни янына килер иде. Чөнки тормышларыбыз бер төслерәк булгач, сөйләшер сүзләр, мәшәкатьләр  уртак иде. Бай тормышлы кеше урта хәлле кешенең хәленә бик керми бит. Ачның хәлен тук белми дип, әйтүләре шушыдыр. Искә алган күршеләрем бу якты дөньяда юк инде. Урыннары оҗмахта булсын. диелә дини китапларда да. Күршеләребез белән дус, тату, ярдәмләшеп яшик.

Мәдинә Каюмова.

Сатыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев